Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Кукмара муниципаль районына эш сәфәре кылды. Анда ул «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә уку процессын оештыру белән танышты.
Объектларны карау барышында аны муниципаль район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, көллият директоры Рим Фәхразыев, Лубян урманчылыгы җитәкче-урманчысы Фәрдус Хәбибрахманов һ.б. озатып йөрде.
Эш визиты барышында министр көллиятнең махсус кабинетларын һәм лабораторияләрен, спорт залын карады, студентларның тулай торакларда яшәү шартлары белән танышты һәм «Урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү» һәм «Урман сагы һәм урманнарны саклау» темаларына уку дәресләрендә булды.
Соңыннан Равил Кузюров һәм Резеда Гаянова Лубян урман-техник көллияте студентлары белән очраштылар. Очрашу авыл мәдәният клубы базасында узды.
Очрашу кысаларында «Татарстан Республикасында урман хуҗалыгы: хәзерге хәле һәм перспективалары» темасына доклад белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев чыгыш ясады. Лекция барышында ул укучыларны урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр, шулай ук тармак белгечләре алдында торган өстенлекле бурычлар белән таныштырды.
Равил Кузюров студентларның урман комплексы хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе, яшь белгечләргә ярдәм итү чаралары, урманнарны янгыннан саклау буенча башкарылган эшләр һ.б. турындагы сорауларына җавап бирде.
«Татарстан Республикасында урман хуҗалыгы безнең икътисад һәм экология өчен мөһим. Без үз алдыбызга киләчәк буыннар өчен урманнарыбызның тотрыклы үсешен һәм саклануын тәэмин итү бурычын куябыз, – диде министр. – Шулай ук без тармак белгечләренең хезмәт шартларын яхшырту эшен дә дәвам итәбез. Сезне дус командабызның бер өлеше булырга чакырабыз».
Эш визиты ахырында министр көллиятнең укытучылар составы белән очрашты. Уку йорты директоры Рим Фәхразыев, директорның уку эше буенча урынбасары Ирина Богомолова һәм директорның тәрбия эше буенча киңәшчесе Ольга Несмелова эшчәнлек нәтиҗәләре турында кыскача докладлар белән чыгыш ясадылар.
«Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә, – диде Равил Кузюров, укытучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сезнең белемнәрегезне һәм тәҗрибәгезне урман тармагы белгечләренең берничә буыны үзләштерде».