ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов 2 нче номерлы Алексеевск урта мәктәбе укучылары өчен «Цифр дәресе» үткәрде

2023 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Алексеевск муниципаль районының 2 нче номерлы Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Мессенджерлар» темасына «Цифр дәресе» үткәрде.

Дәрес барышында Илгизәр Зарипов укучыларга цифрлы коммуникацияләр, цифрлы этикет һәм куркынычсыз онлайн-аралашу кагыйдәләре, шулай ук «модератор», «контент-менеджер» һ.б. цифрлы һөнәрләр турында сөйләде.

Соңыннан балалар «Проект офисы» уенында катнаштылар, «Мәктәп җәмәгатьчелеге» чатын эшләтү проектын эшләделәр. Укучылар рольләрне бүлештеләр, цифрлы чат этикеты кагыйдәләрен, чат-бот функционалын эшләделәр һәм контент-план төзеделәр.

Исегезгә төшерәбез, «Цифр дәресләре»н оештыручылар булып РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы, «Цифрлы икътисад» АКО һәм «Росатом» дәүләт корпорациясе тора. Проектның төп максаты – мәктәп укучыларында цифрлы икътисадның төп компетенцияләрен формалаштыру, шулай ук мәгълүмат технологияләре өлкәсендә балаларның башлангыч һөнәри юнәлешенә этәргеч ясау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International