Бүген Россиядә V Бөтенроссия экологик диктанты старт алды. Традицион рәвештә чара онлайн-форматта https://экодиктант.рус/ порталында, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда узачак.
Быел диктант 2023 елның 9-26 ноябрендә үткәреләчәк. Үз белемнәрен теләгән һәркем тикшерә ала.
Исегезгә төшерәбез, узган ел акция Россия Федерациясенең 89 субъектында һәм 173 чит илдә уздырылды, ә катнашучылар саны 4,2 миллионга җитте.
Тулырак белешмәләрне биредә белергә мөмкин: https://экодиктант.рус/.