Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнардан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2023 елның 10 ноябре, җомга

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнардан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск  муниципаль районының Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Дәрес барышында Оксана Горбатенко укучыларга утырту материалын үстерү технологиясе, яфраклы, ылыслы токым орлыкларын җыю һәм урман культураларын утырту кагыйдәләре турында сөйләгән. Шулай ук балалар урман профилендәге «урманчы», «урман хуҗалыгы инженеры», «урман патологы» кебек һөнәрләр турында да белгәннәр.

Шуннан соң укучылар урман һәм анда тереклек итүчеләр турында кызыклы ребуслар, табышмаклар һәм кроссвордлар чишкәннәр.

«Яшел йорт» мәктәп урманчылыгына йөрүче балалары бик кызыксынып, дәрестә үзләрен актив күрсәттеләр, – дип билгеләп үтте Оксана Горбатенко. – Уен формасында төзелгән һәм команда эше белән бергә тере аралашуга нигезләнгән уку материалны җиңелрәк үзләштерергә, ә бергә үткәргән вакыт яхшы тәэсирләр калдырырга мөмкинлек бирә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International