ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында финанс-икътисад мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2023 елның 10 ноябре, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында финанс-икътисад мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.

Утырыш эшендә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау һәм үрчетү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү барышы, зарарлы организмнарның барлыкка килүен профилактикалау, аларның локальләшүен кисәтү һәм ликвидацияләүнең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында сөйләде.

Утырышка йомгак ясап, Равил Кузюров урманчылыклар җитәкчеләренә һәм урман хуҗалыклары директорларына урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде. «Дәүләт бурычын үтәү һәм салым бурычын түләү буенча эшчәнлекне даими контрольдә тотуыгыз турында сорыйм», – дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International