ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2023 елның 10 ноябре, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында цифрлы трансформация мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Утырыш эшендә Министрлык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Утырыш барышында электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү, цифрлы җитлегү күрсәткечләрен арттыру, «Вконтакте» социаль челтәрендә ведомство карамагындагы учреждениеләрнең рәсми берләшмәләр сәхифәләрен алып бару, кибер куркынычсызлыкны тәэмин итү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.

Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 14 дәүләт хезмәте күрсәтелә. Алар арасында – аукцион нәтиҗәләре буенча, аукцион үткәрмичә урман участогын арендага бирү, урман участогын түләүсез нигездә файдалануга, даими (срогын чикләмичә) файдалануга бирү, урманнарны үзләштерү проектын экспертизалау, гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүләрен төзү, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International