Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүче 14 кешене бүләкләде. Тантаналы чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада мондый чаралар бик мөһим. «Сәләтле кешеләргә һәм яшьләргә һәрвакыт ярдәм итәргә кирәк, ә әлеге конкурс кызыклы һәм перспективалы кадрларны ачыклау буенча яхшы мәйданчык булып тора», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Исегезгә төшерәбез, быел конкурста җиңүчеләрнең берсе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан үрчетү һәм урман үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина булды.
Конкурс 2014 елдан бирле үткәрелә. Җиңүчеләрнең осталыгы һәм күнекмәләре традицион рәвештә ихтыяҗ белән файдалана. Конкурста җиңгәннән соң 41 кеше дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында яңа урыннарга билгеләнәләр.
Моннан тыш, кайбер иң яхшы дәүләт хезмәткәрләре хәзер җитәкчелек вазыйфаларын били: Газинур Бакиров – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, Иван Гущин – Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе. Моннан тыш, җиңүчеләр арасыннан 7 кеше Татарстан Республикасы дәүләт органнары министрлары урынбасарлары булды. Җиде җиңүче төрле елларда ТР Рәисенең кадрлар резервын әзерләү мәктәбен үтте.
ТР Рәисенең матбугат хезмәте материаллары файдаланылды