Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабына йомгак ясалды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабына йомгак ясалды. Акция 11 сентябрьдән 11 ноябрьгә кадәр узды. Шунысын да билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Акциянең көзге этабы нәтиҗәләре буенча республиканың урман фондыннан 600 куб.м. артык каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган, 2,7 мең куб.м. коры-сары һәм аунак агач черетү өчен күчләргә өелгән. Шулай ук 250 аншлаг, мәгълүмат такталары һәм урманнарда булган гражданнарның ял итү урыннары ремонтланган, 15 чишмә төзекләндерелгән.

Акциядә 15 меңгә якын кеше катнашкан, алар арасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре белгечләре, республика учреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре хезмәткәрләре, волонтерлар, югары һәм урта уку йортлары студентлары, мәктәп урманчылыклары тәрбияләнүчеләре һ.б. бар.

«Татарстанның чиста урманнары» акциясенең максаты – урман утыртмаларының биологик тотрыклылыгын саклау һәм урманнарда уңай санитар-экологик торыш булдыру», – дип билгеләп үтте урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин.

Белешмә өчен. Быелның 17 апреленнән 17 июненә кадәр узган «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этабы нәтиҗәләре буенча республика урман фондыннан 700 куб.метр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган, 3 мең куб.метр коры-сары һәм аунак агач черетү өчен күчләргә өелгән. Шул ук вакытта урманнарда 350дән артык аншлаг һәм мәгълүмат тактасы да төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International