Лубян урман-техник көллияте студентлары макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия акциясендә катнашкан. Исегезгә төшерәбез, акция «Экология» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
Студентларның гомуми көче белән 300 килограмм макулатура җыелган.
«Лубян урман-техник көллияте студентлары һәм укытучылары табигатьне саклау акцияләрендә даими катнаша, – дип билгеләп үтте тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – «БумБатл» акциясе ярдәмендә без кәгазь җыю һәм сортлау аша әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешебезне кертә алабыз».
Исегезгә төшерәбез, яңа сезонда макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия акциясе «Экосистема» Бөтенроссия экологик хәрәкәте эгидасында уза. Акциягә 2023 елның 15 ноябренә кадәр кушылырга мөмкин.
Белешмә өчен. «БумБатл» акциясе башланганнан бирле бөтен ил буенча макулатура тапшыруга 1,9 миллионнан артык кеше кушылган, алар 86 мең тоннадан артык кәгазь чималын эшкәртүгә озатканнар.
Бүгенге көндә иң күп макулатура җыйган 3 төбәк арасында Белгород һәм Брянск өлкәләре, шулай ук Татарстан Республикасы да бар. Белгород өлкәсе халкы – 125 тонна, Татарстан халкы – 76 тонна, ә Брянск өлкәсе халкы 55,6 тонна кәгазь җыйган.