Министрлыкта урман хуҗалыгының яшь белгечләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр бирүгә документлар карау буенча комиссия утырышы булды

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман тармагының яшь белгечләренә республика бюджетыннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр алуга документлар карау буенча комиссия утырышы булып узды. Комиссия составында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, шулай ук структур бүлекчәләр җитәкчеләре бар иде.

Утырыш барышында комиссия тарафыннан 11 белгечнең документлары каралды, алар быел Әлмәт, Арча, Кызыл Йолдыз, Түбән Кама, Кайбыч, Мамадыш, Алабуга, Нурлат урманчылыкларына, Зеленодольск һәм Саба урман хуҗалыкларына урнаштылар.

Исегезгә төшерик, түләүне алу өчен 35 яшькә кадәрге, урман профиле буенча белем йортларын тәмамлаган һәм финанс ярдәме күрсәтү турында килешү төзелгәннән соң учреждениеләрдә кимендә өч ел эшләргә тиешле яшь белгечләр дәгъва белдерә ала. Һөнәри белем бирү оешмасын тәмамлаган яшь белгечләр – 150 мең сум, югары белем йортын тәмамлаган белгечләр 300 мең сум күләмендә акча ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International