«Россия Конституциясенә 30 ел – үзеңне тикшереп кара!» онлайн-конкурсы дәвам итә

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

«Россия Конституциясенә 30 ел – үзеңне тикшереп кара!» онлайн-конкурсы дәвам итә.  Ул 1993 елда кабул ителгән Россия Федерациясе Конституциясенең туган көненә багышлана.

Конкурсның максаты – Россия Федерациясе гражданнарына хокукый белем бирү, РФ Конституциясен өйрәнү кирәклегенә игътибар җәлеп итү һәм хокук мәсьәләләрендә компетентлык дәрәҗәсен арттыру. Моннан тыш, әлеге конкурс дәүләтнең хокукый нигезләре турында белемнәрне тикшерү өчен универсаль корал булып тора.

Конкурста Россия Федерациясенең 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнары катнаша ала. Катнашучыларга РФ Конституциясен белү буенча тест узарга тәкъдим ителә.

Тест 10 сораудан тора, аларга 10 минут эчендә җавап бирергә кирәк. Тест узу өчен 1 генә мөмкинлек бирелә.

10 җиңүче – кыйммәтле бүләкләр, ә тестны узган һәр катнашучы электрон сертификат алачак. Конкурсның приз фонды 1,5 млн.сум тәшкил итә.

Конкурс 25 ноябрьдә тәмамланачак, нәтиҗәләр 30 ноябрьдә ясалачак. Конкурста сылтама буенча катнашырга мөмкин: https://constitution.er.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International