ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ карата профилактик визит үткәрелде

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ карата профилактик визит үткәрелде. Чара видеоконференция режимында узды, анда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, урманчылыклар җитәкчеләре, урман хуҗалыклары директорлары һәм В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерәбез, В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ урман фонды кишәрлекләрен җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, файдалы казылмалар табу һәм чыгару, линия объектларын төзү, реконструкцияләү һәм эксплуатацияләү, сусаклагычлар һәм башка ясалма су объектларын төзү һәм эксплуатацияләү, рекреацион эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен куллана.

Утырыш барышында урман кишәрлекләрен арендалаучыларның төп бурычлары, шул исәптән урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыру, урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һ.б. мәсьәләләр каралды.

Кыскача доклад белән дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады.

«Урман кишәрлекләрендә эшләр башкарганда  территорияне кимендә 1,4 метр киңлектә янучан материаллардан итеп тотарга, янгынга каршы минераллаштырылган полосалар салырга кирәк, – дип искәртте ул. – Моннан тыш, янгын чыгу куркынычы янаган чорда урман биләмәләре аша уза торган торбаүткәргечләр буйлап аерып чыгарылган полосалар һәм саклык зоналары да янучан материаллардан ирекле булырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International