«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре утырту материалын тикшерүне тәмамлаганнар. Республиканың 13 питомнигында барлыгы 42 партия чәчүлек тикшерелгән. Тикшерү 2023 елга планга ярашлы рәвештә урманнарны яңадан үрчетүнең дәүләт мониторингы һәм «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында үткәрелгән.
Тикшерү барышында ТР Урманны саклау үзәге белгечләре республиканың Шәһәр яны, Лаеш, Кама, Арча, Аксубай, Мамадыш һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыкларында утырту материалын тикшергәннәр.
Учреждение мәгълүматлары буенча, барлык чәчүлекләр чәчү сыйфатларына тикшерү үткән орлыклардан үстерелгән. Кулланылган селекция категориясе орлыклары нормаль һәм яхшыртылган орлыкларга карый.
Питомникларда утырту материалларының торышы яхшы дип бәяләнә. Энтомокорткычлар белән зарарлану билгеләре табылмаган, орлыкларны план буенча караганнар.