Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск районының 5нче гимназиясендә дәрес үткәргән

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск муниципаль районы 5 нче гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен дәрес үткәргән.

Дәрес барышында Оксана Горбатенко укучыларга Лубян урман-техник көллияте, әлеге уку йортында уку үзенчәлекләре һәм өстенлекләре, шулай ук әзерлек юнәлешләре турында сөйләгән.

«Шулай ук Татарстан Республикасында урман тармагының яшь белгечләренә ярдәм чаралары да гамәлдә. Белем дәрәҗәсенә карап, 150 һәм 300 мең сум күләмендә түләүләр каралган, – дигән ул. – Әгәр сез үз язмышыгызны урман белән бәйләргә карар итсәгез, без сезне шатланып үз командабызга кабул итәчәкбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International