ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2023 елгы урман культурасы сезоны нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарылган урман культуралары эшләренең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Видеоконференция режимында узган киңәшмә эшендә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров, Министрлыкның урманнарны яңадан үрчетү һәм урман үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Төп доклад белән министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады. Ул быел Татарстан Республикасында төбәк проекты буенча 3,6 мең гектар мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылуы хакында сөйләде.

«Шулай ук урман культуралары сезоны кысаларында 4 мең гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру һәм 1,4 мең гектар мәйданда киләсе ел культуралары өчен туфрак участокларын әзерләү чаралары да үтәлде», – дип хәбәр итте министрның беренче урынбасары.

Илгизәр Зарипов бүгенге көндә төп урман барлыкка китерүче токымнарның 11,6 тонна орлыгы җыелганын әйтте. «Урман орлыкчылыгы объектларында вак яфраклы юкә орлыкларын әзерләү планын үтәүне сорыйм», – дип ассызыклады ул.

Белешмә өчен. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елда гамәлгә ашырыла башлады. Аның төп максаты – урманнарның кимү һәм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадәр 100% нисбәтендә тәэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән 2 максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International