ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Авыл җирлекләре белән идарә итүгә карата заманча алымнар» белем бирү программасы кысаларында түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров авыл җирлекләре башлыкларының квалификациясен күтәрү программасы кысаларында түгәрәк өстәлдә доклад белән чыгыш ясады. Чара Казан шәһәрендә Казан (Идел буе) федераль университеты бинасында узды.

Үзенең чыгышында Равил Кузюров катнашучыларга урманнарны саклау буенча алып барылган эшләр, табигатьне саклау акцияләре, шулай ук актуаль җир мәсьәләләре турында сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, быел Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны 1 апрельдә ачылган һәм 13 октябрьдә ябылган, ә аның дәвамлылыгы 196 көн тәшкил иткән. Бу чорда 1180дән артык термик нокта һәм башка категориядәге, шул исәптән урман фонды белән чиктәш булган, җирләрдә 942 янгын очрагы теркәлгән.

Янгын куркынычы янаган чорда җир өстендәге янгын куркынычы хәленә  системалы рәвештә космик, авиация мониторингы алып барылган.

«Министрлык эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш тора, – диде Равил Кузюров. – Белгечләр мәгълүматларына караганда, 2023 ел башыннан республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 32,6 меңнән артык патрульлек үткәрелгән һәм административ хокук бозулар турында 272 беркетмә төзелгән. Урманнарда контрольлек чаралары барышында ачыкланган бер төр бозулар булып урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу тора».

Ахырда министр табигатьне саклау акцияләренә, аунак агач җыю кагыйдәләренә, дәүләт урман реестрыннан өземтәләр бирү мәсьәләләренә, авыл җирлекләренең генераль планнарына үзгәрешләр кертү һәм аларны эшләү тәртибенә һ.б. тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International