«Төрле төстәге тамчылар» балаларның тематик рәсемнәре конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

«Төрле төстәге тамчылар» Бөтенроссия балалар тематик рәсемнәр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурсны Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы ярдәме белән Су ресурслары федераль агентлыгы оештыра.

Конкурста 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Конкурс 7 тема буенча уза, алар 10 номинациягә бүленгән. Бер катнашучыдан рәсемнәр саны чикләнмәгән.

Конкурста җиңүчеләргә бүләк итеп акыллы колонкалар һәм «Леонардо» хобби-гипермаркетына бүләк сертификатлары биреләчәк. Шулай ук конкурста гран-при яулаучы да билгеләнәчәк, ул график планшет һәм стилус алачак.

Катнашу өчен гаризалар 2023 елның 27 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат әлеге сайтта: https://рисуюводу.рф/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International