Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Үзәк сәүдә системасы» АҖ биржа мәйданчыгында агач сату мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны министр урынбасары Рәис Гомәров алып барды. Видеоконференция режимында узган утырышта Министрлыкның мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәтне саклау бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Низамиев һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмә барышында биржа мәйданчыгында агачны сату, гаризаларны рәсмиләштерү үзенчәлекләре, сатуларны үткәрү, агачны сату-алу һәм ташу буенча исәпләмәләрне тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде.
Хәзерге вакытта платформада республиканың барлык урман хуҗалыклары теркәлгән. Моннан тыш, «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ тарафыннан урман продукциясен сату буенча өч килешү төзелгән.
Белешмә өчен. «Үзәк сәүдә системасы» АҖ – товарлар һәм чимал белән сатулар үткәрү өчен оештырылган платформа.
Проектның максаты һәм бурычы – оештырылган товар базарын үстерү, шул исәптән кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен дә.
Мәйданчыкта металлургия, урманчылык, запас частьләр һәм комплектлау материаллары, аграр җитештерү, нефть химиясе һәм төзелеш материаллары тармакларында сатулар гамәлгә ашырыла.