Татарстан Республикасы «БумБатл» Бөтенроссия акциясе лидерлары бишлегенә керде. Бер ай эчендә Татарстаннан катнашучылар 185 тонна макулатура җыеп, аны эшкәртүгә тапшырганнар.
Россиядә макулатура җыю буенча иң зур акциянең дүртенче сезоны нәтиҗәләре буенча илнең 89 төбәгеннән 2,5 млн катнашучы 95 мең тоннадан артык кәгазь калдык җыеп тапшырган.
Макулатура җыю буенча масштаблы инициатива 10 октябрьдә старт алды һәм Россия Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла торган «Экология» илкүләм проектына ярдәм итү өчен «Экосистема» иҗтимагый экологик хәрәкәте эгидасы астында узды.
Җиңүчеләрне 6 номинациядә билгеләделәр: балалар бакчалары, мәктәпләр, урта махсус уку йортлары, югары уку йортлары, компанияләр һәм ритейлерлар арасында. Шулай ук проект жюрие социаль челтәрләрдә креатив постлар конкурсының төп призына топ-100 дәгъвачыны да игълан итте.
Җыелган макулатура саны буенча иң көчле ун төбәкне Мәскәү өлкәсе җитәкли, анда яшәүчеләр 1855 тонна җыйган. Белгород өлкәсендә – 336 тонна, ХМАО – 226 тонна, ә Татарстан Республикасында 185 тонна җыелган. 177 тонна кәгазь җыйган Брянск өлкәсе топ-5 исемлеген түгәрәкли.