Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков үткәрде.
Утырыш эшендә РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында ФГИС ЛК системасына мәгълүмат кертү, системада эшләү мәсьәләләре тикшерелде.
Исегезгә төшерәбез, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасы дистәләгән дәүләт хезмәтләрен, дәүләт урман реестры мәгълүматларын, урманнарны куллану, саклау, яклау, яңадан үрчетү, урман үстерү, агачларны исәпкә алу һәм аның эзлеклелеге, агач белән килешүләр турында мәгълүматны исәпкә алу өлкәсендәге актуаль мәгълүматларны берләштерүче цифрлы платформа булып тора.
УК ФДМС системасы быел Россиянең 63 төбәгендә кертеләчәк. 1 сентябрьдән системада 3 субъект эшли башлады – Архангельск, Мәскәү һәм Ульяновск өлкәләре. Октябрьдә аларга яңа 10 төбәк кушылган, ноябрьдә тагын – 20 һәм декабрьдә 30 төбәк кушылачак.
Хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ФГИС ЛК системасын кертү буенча чаралар планы гамәлгә ашырыла. Министрлык тарафыннан ведомство карамагындагы учреждениеләрнең вазыйфаи затларын әлеге системага тоташтыру эшләр башланды.