Лубян урман-техник көллияте студентлары һәм укытучылары «Россия Конституциясенә 30 ел – үзеңне тикшер!» Бөтенроссия онлайн-конкурсында катнашканнар. Акциягә барлыгы 170тән артык кеше кушылган.
Конкурсның максаты – Россия Федерациясе гражданнарына хокукый белем бирү, РФ Конституциясен өйрәнү кирәклегенә игътибар җәлеп итү һәм хокук мәсьәләләрендә компетентлык дәрәҗәсен арттыру. Моннан тыш, әлеге конкурс дәүләтнең хокукый нигезләре турында белемнәрне тикшерү өчен универсаль корал булып тора.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 1993 елда кабул ителгән Россия Федерациясе Конституциясенең туган көненә багышлана. Проектны оештыручы булып «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тора.
Конкурста Россия Федерациясенең 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнары катнаша ала. Катнашучыларга РФ Конституциясен белү буенча тест узарга тәкъдим ителә.
Конкурс 25 ноябрьдә тәмамланачак, нәтиҗәләр 30 ноябрьдә ясалачак. Анда әлеге сылтама буенча катнашырга мөмкин: https://constitution.er.ru/.