«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар һәм яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы «Макулатура тапшыр – агачны коткар» акциясендә катнашканнар

2023 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр һәм яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы әгъзалары «Макулатура тапшыр – агачны коткар» акциясендә катнашканнар. Шунысын да билгеләп үтик, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Акция кысаларында укучылар 460 килограмм макулатура җыйганнар.

Исегезгә төшерик, проектның төп максаты халыкка экологик белем бирү һәм агарту, җаваплы куллануны тәрбияләү, актив гражданлык позициясен күрсәтү һәм киләчәк буыннар өчен әйләнә-тирәлекне сакларга омтылу.

 «Акция кәгазь җыю һәм сортларга аеру аша табигать турында кайгырту гына түгел, ә җыелган макулатура күләме буенча ярышларда катнашу мөмкинлеге дә,  ди «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ баш бухгалтеры Лилия Садыйкова. – Макулатура җыюга Ютазы мәктәбенең 46 укучысы кушылды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International