Татарстанның урман хуҗалыгы вәкилләре V Бөтенроссия экологик диктантында катнашалар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство карамагындагы учреждениеләре белгечләре, мәктәп урманчылыклары тәрбияләнүчеләре һәм Лубян урман-техник көллияте студентлары үз белемнәрен тикшерә.
Экодиктант – экологик культураны формалаштыруга, халыкның төрле катламнары арасында экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик хокук бозуларны кисәтү чарасы буларак экологик белем дәрәҗәсен арттыруга һәм экологик куркынычсызлыкның төп компонентына юнәлдерелгән, ел саен уздырыла торган проект.
Исегезгә төшерәбез, быел диктант 2023 елның 27 ноябренә кадәр үткәреләчәк. Үз белемнәрен теләгән һәркем рәсми сайтта тикшерә ала: https://экодиктант.рус/.
Акцияне оештыручылар буларак «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» оешмасы, «ФЦДО» ӨБ ФДБМУ тора.