17.09.2013
Агач утыртуда Түбән Кама предприятиеләре, шәһәрнең барлык идарә компанияләре катнашты. “Яшел дулкын” акциясенә беренче көннән үк халык та актив кушылды. Түбән Кама тарихында иң эре экологик акциягә рәсми стартны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев бирде. Шәһәр халкы белән бергә алар яңартылган Тынычлык проспекты бульварында, 6нчы йорт янында 30дан артык миләш һәм каен агачы утырттылар.
Түбән Кама шәһәре мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшинның әйтүенчә, “Яшел дулкын” барлык шәһәрдәшләрнең уртак эшенә әйләнергә тиеш, һәм ул бер тапкырлы акция генә булмаска тиеш, бу игелекле башлангычта һәм түбәнкамалы катнашырга тиеш. Агач утырту гына түгел, яшеллекне алга таба карап-тәрбияләп тоту да мөһим.
Бу чарага Татарстан Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев та югары бәя бирде. Аның әйтүенчә, Түбән Камада башланган “Яшел дулкын” арытаба республиканың барлык шәһәрләрен иңләргә тиеш. Түбәнкамалыларның кайчандыр шәһәргә нигез салучылар башлаган төзекләндерү һәм яшелләндерү эшен дәвам итүләре бик мөһим һәм мактауга лаек. Арытаба министр Түбән Кама хакимиятенең шәһәрдән читтәге урман зоналарын төзекләндерү буенча кылган уңай эшләрен дә бәяләп узды. Бүгенге визиты вакытында ул Красный Ключ ягындагы урман-парк зонасында да булды. Анда соңгы 2-3 ел эчендә урманны санитар чистарту буенча күп эшләр эшләнгән, 2010 елгы корылыкта һәлак булган агачлар киселгән. Быел көз көне “Яшел дулкын” акциясе кысаларында шул киселгән агачлар урынына яңалары утыртылачак. Монда 3 мең каен утыртуга инде керешкәннәр дә. Акциянең беренче этабында Түбән Каманың ишегалларында, магистраль юл буйларында 17.5 меңнән артык агач утырту күздә тотыла. Агачлар ай дәвамында утыртылачак.