Татарстан Республикасында урман янгын сүндерү техникасын һәм җиһазларын кышкы саклауга кую эше төгәлләнде

2023 елның 21 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасының II һәм III типтагы урман янгын сүндерү станцияләрендә урман янгын сүндерү техникасын һәм янгынга каршы җиһазларны кышкы саклауга кую эше төгәлләнде. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барылган.

«Техниканы кышкы саклауга куяр алдыннан белгечләр аның торышын җентекләп тикшерделәр, техник хезмәт күрсәттеләр, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Әлеге чаралар машиналарның һәм җиһазларның урманнарда киләсе янгын куркынычы сезоны башланганчы саклануын гарантияли».

«Шулай ук янгынга каршы җиһазлар, инвентарь, инструментлар һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү эшчәнлеген тәэмин итүнең башка чаралары инвентаризацияләнде, – дип өстәде ул. – Аның нәтиҗәләре буенча кирәкле материаллар һәм җиһазлар сатып алыначак».

Исегезгә төшерәбез, урман фонды территориясендә урман янгыннарын үз вакытында ачыклау, сүндерү һәм кисәтү максатларында Татарстан Республикасында урман хуҗалыклары каршында  II төргә караган 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ каршындагы III төргә караган 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе эшли. II төргә караган станцияләр – 229 төрле техника, III төргә караган станцияләр 72 данә махсус техника белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International