Лубян урман-техник көллиятендә уку төркемнәренең хатын-кызлар командалары арасында баскетбол ярышлары узган Чара ел саен үткәрелә торган Спартакиада кысаларында уздырылган.
Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны 41 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – 33 нче бакча-парк җыелма төркеме, өченчедә – 12 нче икътисад төркеме. Шулай ук 23 нче бакча-парк төркеме командасы «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә билгеләп үтелгән.
Исегезгә төшерәбез, Спартакиада кысаларында көллияттә мини-футбол, волейбол, баскетбол, өстәл теннисы һ.б. буенча ярышлар үткәрелә.
«Көллияттә спортка аерым игътибар бирелә. Чөнки мондый ярышлар студентларның сәламәтлеген ныгыта һәм аларның үз көчләренә ышанычын арттыра, – дип билгеләп үтте көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Моннан тыш, алар укучыларны берләштерә, әхлак рухын күтәрә».