«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ белгечләре В.А.Хапаев исемендәге Тәтеш кадет интернат-мәктәбендә укучылар өчен «Экология бездән башлана» темасына дәрес үткәргәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында Виктор Зайкин һәм Надежда Миронова балаларга «экология», «экологик куркынычсызлык» төшенчәләре, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгәннәр. Шулай ук урманнарны саклау һәм үрчетү буенча алып барылган эшләргә аерым игътибар бирелгән.
Аннан соң экологияне яхшырту, урман һәм су ресурсларын саклау мөмкинлекләре турында фикер алышканнар.
«Балалар кызыксынып тыңлады, күп сораулар да бирделәр, – дип сөйләде Надежда Миронова. – Без экологик белем бирү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү, табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру максатларында мондый дәресләрне даими үткәрергә тырышабыз».