Равил Кузюров матбугат конференциясендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2023 елның 10 аендагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 2023 елның 10 аендагы эшенә йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясе узды. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр турында  сөйләде.

Министр хәбәр иткәнчә, быел Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 3,6 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган. Төбәк проектының «Урман торгызу һәм урман үстерү мәйданының кисеп алынган һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» дигән максатчан индикаторының әһәмияте 163% тәшкил итә (план 180,5%ка үтәлгән).

«Шулай ук урман культуралары сезоны кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан 1,7 мең гектар мәйданда башка категориядәге җирләрдә саклагыч урман агачлары утыртылды, – диде Равил Кузюров. – Төбәк проектын исәпкә алып, 2023 елда урманнарны яңадан үрчетү һәм урман үстерү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 5,3 мең гектар тәшкил итте».

Моннан тыш, Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыруга ярдәм итүче башка чаралар да үткәрелә, атап әйткәндә, 4 мең гектар мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 12,9 мең гектарда –  урман культураларын агротехник карау, 22 гектар базислы урман питомникларында орлык чәчү буенча эшләр башкарылган.

«Сыйфатлы урман орлыгы һәм утырту материалы әзерләмичә, урманны торгызуы мөмкин түгел, – дип ассызыклады Равил Кузюров. – Шуңа күрә ел дәвамында урманчылар тарафыннан 11,5 тонна төп урман барлыкка китерүче токым орлыгы әзерләнде һәм 34 миллион данә чәчүлек үстерелде, шул исәптән 12 миллион данәсе – ябык тамыр системасы белән».

Министр сүзләренчә, 2023 елда урманнарда янгын куркынычы сезоны 1 апрельдә ачылган һәм 13 октябрьдә ябылган. Аның озынлыгы – 196 көн. Бу чорда 1,2 мең термик нокта, урман фондына чиктәш территорияләрдә 56 гектар мәйданда 942 янып китү очрагы теркәлгән.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш тора, дип билгеләп үтте министр. Ел башыннан Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 32,6 меңнән артык патрульлек үткәрелгән, административ хокук бозулар турында 272 беркетмә төзелгән, 1,2 млн.сумлык административ штрафлар салынган. Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аеруча еш очрый торган җитешсезлекләр.

«Министрлык урман утыртмаларының санитар һәм урман патологик торышын яхшыртуга да аерым игътибар бирә, – диде Равил Кузюров. – Әлеге эшчәнлек кысаларында 2023 елда Татарстан Республикасында 39 мең гектар мәйданда урман-патологик тикшерү эшләре һәм 3,2 мең гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелде».

Урманнарны саклау максатыннан, быел 53 мең гектар мәйданда урман корткычлары булган урыннарны бетерү һәм 4,5 мең гектар мәйданда парсыз ефәк күбәләге йомыркаларын нефть белән эшкәртү чаралары үтәлде.

Татарстан Республикасында урман тармагын цифрлаштыру  эше дә дәвам итте. 2023 елда ТР Урман фонды җирләре турында мәгълүматларның цифрлы базасында белешмәләрне эшләп бетерү һәм төзәтү эшләре алып барылды. Цифрлы мәгълүмат базасы бердәм цифрлы чыганак булып тора, анда цифрлы (векторлы) машина укыла торган форматта урман фондының барлык җирләре турында мәгълүмат  бар. Шулай ук урман тармагы белгечләре Урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасында да эшли башладылар.

«2023 елга барлык төр кисүләр буенча куллану өчен исәпләнгән урман бүлемтеге 2,2 миллион куб метр агач тәшкил итә, – дип хәбәр итте Равил Кузюров. – 10 ай эчендә ул 430 мең куб.метр күләмендә, яки 19,3 процентка үзләштерелде. Шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүен төзү хокукын сату буенча 10 аукцион үткәрелде. Аларның нәтиҗәләре буенча 50,8 миллион сумлык 223,7 мең куб.метр агач сатылды».

2023 елның 10 аенда Татарстан Республикасында урман участокларыннан 35 яңа урман кулланучы барлыкка килгән. Шулай итеп, аларның саны 2377гә җиткән. Кулланылышта булган урман участокларының гомуми мәйданы 322,8 мең га тәшкил итә (урман фондының барлык территориясенең 26,1 проценты). Бу мәйданнан арендага – 230,7 мең га, даими рәвештә вакытын чикләмичә файдалануга – 91,8 мең га һәм түләүсез файдалануга 0,3 мең га бирелгән.

Икътисадка килгәндә, 2023 елның 1 ноябренә Россия Федерациясе бюджет системасына урманнардан файдалану өчен түләүләрнең гомуми күләме 390,4 млн.сум тәшкил итә, шулардан федераль бюджетка – 288,6 млн.сум, республика бюджетына – 101,8 млн.сум.

Министрлык карамагындагы урман хуҗалыклары учреждениеләренең 1 ноябрьгә түләүле хезмәт күрсәтүдән кергән кереме 705,2 млн.сум тәшкил итә.

Быел Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы шактый яңартылды, дип нәтиҗә ясады министр. «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында урман хуҗалыкларына 31 берәмлек техника һәм җиһазлар (тагылмалы 1 данә ЛКТ-4П янгын сүндерү модуле, 14 берәмлек һава өрдерү җайланмасы, 16 берәмлек су резервуары) сатып алынган һәм тапшырылган. Шулай ук Россия Федерациясенең «Урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча 29 берәмлек LADA Niva Legend урман патруле автомобиле, 32 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы һәм «Татарстан Республикасының урман хуҗалыгын үстерү» дәүләт программасы буенча 30 берәмлек урман әзерләү җиһазы сатып алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International