ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Бөтенроссия экологик диктантында катнаштылар

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Бөтенроссия экологик диктантында катнаштылар. Барлыгы 12 кеше үз белемнәрен сынады.

«Экологик диктант – илебез гражданнарының экологик культурасын формалаштыруга һәм агартуга юнәлдерелгән мөһим проектларның берсе, – дип билгеләп үтте Министрлыкның урман фондын саклау секторының әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов.  – Минемчә, диктантта катнашу үз белемнәреңне тикшерү өчен генә түгел, ә әйләнә-тирә мохит, табигатьне саклау үзенчәлекләре турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк яңа мәгълүматны өйрәнү өчен дә мөһим».

Исегезгә төшерәбез, быел экологик диктант 2023 елның 27 ноябренә кадәр үткәреләчәк. Традицион рәвештә чара онлайн-форматта  https://экодиктант.рус/ порталында, шулай ук офлайн-мәйданчыкларда уза.

Чараны оештыручылар булып «Равноправие» АКО, «Ангел-ДетствоХранитель» берләшмәсе, «Өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын һәм сәламәтләнүен оештыру федераль үзәге» МБ ФДБМУ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International