Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында Урман янгыннарын сүндерү буенча эшчәнлекне координацияләү буенча федераль штаб утырышы булып узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.
Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм Министрлыкның урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Киңәшмә барышында урманнарда 2024 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек, урманнарны янгыннан саклау буенча планлаштырылган чараларны финанслау, хисап бирү һ.б. мәсьәләләр тикшерелде.
Алексей Венглинский урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнарын эшләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.
«Янгын куркынычы сезонына әзерлек барышын контрольдә тоту федераль округлар буенча урман хуҗалыгы департаментлары һәм Рослесхоз тарафыннан атна саен башкарылачак», – дип өстәде ул.