Бүген «Россия Урманны саклау үзәге» ФБУ 2024 елда урман корткычлары урыннарын бетерү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш учреждение директоры урынбасары Василий Тузов рәислегендә узды.
Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның урман фондын саклау секторы белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында 2024 елда урман корткычлары урыннарын бетерү чараларын үткәрү өчен документлар формалаштыру, аны «Россия Урманны саклау үзәге» ФБУ филиаллары белән килештерү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, көзге чорда «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре үткәргән исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләге булган урыннарның мәйданы 13,2 мең гектар тәшкил итә. Нәкъ менә шундый мәйданда киләсе елда урман корткычларын юк итү чаралары үтәләчәк. Хәзерге вакытта урман тармагы хезмәткәрләре әлеге чараларны үткәрү өчен документлар әзерләгән, алар Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына килештерү өчен җибәрелгән.