Бүген парламент утырышлары залында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә 15 мәсьәлә кертелде, шул исәптән 10 республика законы проекты һәм 4 федераль закон проекты.
Аерым алганда, урманнардан файдалану турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Закон проекты республика законнарын федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгән. Сүз урманнарны янгыннан саклауны камилләштерү һәм ашыгыч йогынты ясау буенча федераль резервны җәлеп итү нәтиҗәлелеген арттыру турында бара.
2024 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары тарафыннан Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы белән килешү буенча ил субъекты территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планнары расланачак. «Әлеге закон проектына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Рәисенең урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә 22-ТРЗ Законының 1 статьясында беркетелгән вәкаләтләренә үзгәрешләр кертелә, – дип аңлатты ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Моннан тыш, ашыгыч йогынты чараларын куллану механизмы карала. Аерым алганда, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының ашыгыч чаралар куллану турындагы карары Россия Федерациясе субъектының югары вазыйфаи заты белән килештереп кабул ителә».
Моннан тыш, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына беркетелгән вәкаләтләр төгәлләштерелә. Вәкаләтләргә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планын эшләүне, урманчылык территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планын эшләүне һәм раслауны кертү күздә тотыла. Закон проекты шәхси ихтыяҗлар өчен урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүләрен төзү турындагы нигезләмәләрне актуальләштерүне дә күздә тота.
Шуның белән беррәттән, гражданнарга уңайлы булсын өчен, закон проекты белән гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман фонды җирләрендә урнашкан урман утыртмаларын сатып алу-сату килешүен төзү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү вакытын 15 көннән 10 эш көненә кадәр кыскарту күздә тотыла.
Закон проекты беренче укылышта һәм тулысынча кабул ителде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча