Илгизәр Зарипов коррупциягә каршы тору өлкәсендә Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең VII Советы эшендә катнашты

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Коррупциягә каршы тору өлкәсендә Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең VII советы утырышы узды. Утырыш Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар планы кысаларында уздырылды. Форумны оештыручылар – «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге һ.б.

Утырыш эшендә ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, министрлыклар, ведомстволар, республика оешмалары, учреждениеләре вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.

Утырыш барышында катнашучылар махсус хәрби операция шартларында замана чакырулары һәм янаулары шартларында илкүләм, икътисадый һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү системасында коррупциягә каршы тору һәм аны үзгәртүнең актуаль проблемалары турында фикер алыштылар.

Эш нәтиҗәләре буенча дәүләт, муниципаль хакимият органнары, иҗтимагый институтлар өчен коррупциягә каршы торуның хокукый һәм оештыру формалары, аны профилактикалауның нәтиҗәле ысуллары, шулай ук коррупциягә каршы дәүләт сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр формалаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International