Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында «Дәүләт реестрлары мәгълүматларындагы каршылыкларны бетерү һәм җир кишәрлегенең билгеле бер категориягә каравын билгеләү максатыннан Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов үткәрде.
Утырыш эшендә округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урманнардан файдалану һәм урман корылышы буенча дәүләт урман реестры башлыгы Алексей Мосунов катнашты.
Киңәшмәдә урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре кыскача докладлар белән чыгыш ясады.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов бүгенге көндә Татарстан Республикасында урман фонды җирләреннән башка категориядәге җир кишәрлекләре белән киселешенең 121 мең факты турында мәгълүмат булуы турында сөйләде. Аларның 36 меңенә карата дәүләт урман реестрына үзгәрешләр кертү буенча эш башкарылган.
Әлеге эш Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы тарафыннан Федераль кадастр палатасының ТР буенча филиалыннан урманчылык чикләренең урнашу урынын тасвирлауга кертелгән үзгәрешләр турында килгән хәбәрләр нигезендә башкарыла. Моннан тыш, «Рослесинфорг» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Казан филиалы тарафыннан әзерләнгән урман фонды җирләре белән җир кишәрлекләре киселешләре реестры нигезендә мәгълүматлар кулланыла.
«Бу мәсьәлә даими контрольдә тотыла, эш дәвам иттереләчәк», – дип нәтиҗә ясады ул.