Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында финанс-икътисад мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.
Утырыш эшендә министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның эшләр идарәчесе Эльмира Шаһаева, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә төп доклад белән Рәис Гомәров чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы территориясендә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу, түләүле хезмәт күрсәтү һ.б. буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турында сөйләде.
Утырышка йомгак ясап, министр Равил Кузюров бюджетка түләүләр буенча бурычларны түләү һәм түләүле хезмәтләр күрсәтүгә бәйле берничә йөкләмә бирде. «Бер ай диярлек вакыт калды, түләүле хезмәтләр күрсәтүдән керемнәрнең мөмкин булган күләмнәрен анализларга һәм план буенча билгеләнгән күрсәткечләрне үтәргә кирәк», – диде ул.