Бүген «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстанда Россия урман тармагы өчен кадрлар әзерләүнең 135 еллыгына һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 20 еллыгына багышланган чара узды.
Югары уку йорты укытучыларын, хезмәткәрләрен һәм студентларын ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Чуашстан Республикасының экология министры Әмир Бәдертдинов, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов һ.б. котладылар.
Үз чыгышында министр Равил Кузюров Россиядә һәм Татарстан Республикасында кыскача урман белеме тарихына тукталды.
«2003 елда оештырылган көннән башлап, ДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты катлаулы үсеш юлын узды һәм бүген заманча, динамик үсештә булган уку һәм фәнни үзәк булып тора, ул белем бирү процессында классик традицион укыту ысулларын һәм инновацион алымнарны оста берләштерә, – диде Равил Кузюров. – 20 ел эчендә биредә 1,6 меңнән артык белгеч укытып чыгарылган».
«Әлбәттә, тармак өчен белгечләр әзерләүдә педагогларга зур роль бирелә. Биредә югары квалификацияле һәм урман комплексында зур эш тәҗрибәсе булган укытучылар эшли. Мин сезгә авыр, фидакарь хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, – дип өстәде министр. – Факультетка чын күңелдән белем бирү һәм фәнни эшчәнлектә яңа уңышлар һәм казанышлар телим. Барлык студентларга, педагогларга һәм хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим.
ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов урман хуҗалыгында фәнни тикшеренүләр алып баруның мөһимлеген ассызыклады.
«Казан ДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультеты – бүген белем бирү өлкәсендәге традицияләр һәм инновацияләрнең лаеклы кушылмасы. Алга таба да лидер позициясен саклап, яңа үрләрне ышанычлы яулап алуыгызны телим», – диде ул.
Чуашстан Республикасының табигый ресурслар һәм экология министры Әмир Бәдертдинов Казан ДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты ил тармагы өчен кадрлар әзерләп чыгаручы булып тора, дип белдерде.
«Сезнең горурланырлык нәрсәләрегез бар. Эшләгән елларында биредә Россиянең барлык төбәкләрендә уңышлы эшләүче меңләгән югары квалификацияле белгечләр әзерләп чыгарылган. Барысына да сәламәтлек, бәхет, иҗади ниятләрне уңышлы тормышка ашыру һәм яңа уңышлар телим», – дип нәтиҗә ясады ул.
Чара урман тармагын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган чыгышлар белән дәвам итте.
Докладлар белән КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Харис Мусин, Санкт-Петербургның С.М.Киров исемендәге дәүләт урман-техник университетының фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Александр Добровольский һ.б. чыгыш ясады.