Зеленодольск районы 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Лесовичок» урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Урман таксациясе» дәресендә катнашканнар. Балалар өчен дәресне Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы инженеры Оксана Горбатенко үткәргән.
Дәрес барышында укучылар урман утыртмаларының таксациясе, төп таксация күрсәткечләре һәм аларны билгеләү ысуллары турында белгәннәр. Шулай ук Оксана Горбатенко укучыларга высотомерны, үлчәү сәнәген һәм яшьне билгели торган буравларны ничек итеп дөрес кулланырга кирәклеге турында җентекләп сөйләгән.
«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр кызыксынучан, алар дәрестә үзләрен актив күрсәттеләр һәм урман тармагында кулланыла торган коралларны рәхәтләнеп өйрәнделәр», – дип сөйләде Оксана Горбатенко.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.