«Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Родничок» балалар бакчасында экологик чара үткәргәннәр

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бүген «Чирмешән лицее» МББУ «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында катнашучылар Чирмешәннең «Родничок» 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен экологик чара үткәргәннәр.

Очрашу барышында Ләйсән Даутова һәм Айгөл Ногманова балаларга калдыкларны аерым җыю үзенчәлекләре һәм чүп-чарны сортлау мөһимлеге турында сөйләгәннәр. Чара уен формасында уздырылган: балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, берничә биремне үтәгәннәр.

«Балаларга командаларда уйнау ошады. Алар күп сораулар бирделәр һәм кызыксынып тыңладылар, – дип билгеләп үтте «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында катнашучы Айгөл Ногманова. –  Киләчәктә тагын бер чара уздырырга һәм аларны чүп-чарны сортларга аерырга гына түгел, ә табигатькә сакчыл карарга өйрәтергә планлаштырабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International