Казан телекаланчасы «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә ярдәм итү өчен яктылык белән бизәләчәк

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Иртәгә, 28 ноябрьдә, Казан телекаланчасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенә ярдәм итү өчен архитектура-сәнгать яктырткычлары куелачак. РТРС сылтама ясап, ТАСС хәбәр иткәнчә, бер төстән икенче төскә кереп торачак яшел утлар фонында «Урманны саклыйк» һәм «70 млн агач» язулары барлыкка киләчәк.

Флешмобка ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы да кушылды. Бәйрәм яктырткчлары агымдагы елның 27-30 ноябрь көннәрендә кабызылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе быел инде бишенче тапкыр узды. Татарстан Республикасында акция кысаларында волонтерлар 600 гектар мәйданда 2 млн данәдән артык утырту материалы утырттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International