«Кошларның сакчылары» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

«Кошларның сакчылары» акциясе кысаларында кошлар өчен азык әзерләү буенча конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә. Чараны Ecowiki.ru платформасы оештыра.

Конкурсның максаты – экологик мәгърифәтчелек, хайваннар дөньясына сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, шулай ук экологик волонтерлык идеяләрен, кыйммәтләрен һәм практикаларын популярлаштыру.

Катнашу өчен җимлек әзерләп, аны урнаштырырга, аннары чараны «Кошларның сакчылары» акциясе битендә теркәргә һәм шәхси кабинетта хисап тапшырырга кирәк. Мәҗбүри шарт – фотоларга төшерү һәм социаль челтәрләрдә #хранителиптиц һәм #эковики хештегларын кулланып, акцияләр турында сөйләү.

Үткәрелгән чара турында хисапны 2024 елның 31 мартына кадәр тапшырырга мөмкин.

Конкурс һәм анда катнашу шартлары турында тулырак итеп рәсми сайтта белергә мөмкин: https://ecowiki.ru/contests/konkurs-khraniteli-ptits/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International