Татарстан Республикасында «Урманны янгыннан саклау үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.
Ел башыннан бирле урман сагының туры линиясе буенча (8-800-100-94-00) Төбәк диспетчерлык хезмәтенә 75 мөрәҗәгать кергән, шул исәптән 11 – агачларны законсыз кисү, 36 – консультация хезмәтләре күрсәтү, 13 – янып китү очраклары буенча, 15 – башка мәсьәләләр.
Төбәк диспетчерлык хезмәтенең (8 (843) 221-37-95) стационар номеры буенча – 146 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 848 хәбәр килгән.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган.