Лубян урман-техник көллиятендә Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта мәктәп укучылары өчен экскурсия булып узган

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бу атнада Ядегәр авылында Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Лубян урман-техник көллиятендә экскурсия булып узган. Чара һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында оештырылган.

Визит барышында көллият хезмәткәрләре мәктәп укучыларына махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, спорт залын күрсәтеп, аларны студентларның тулай торакларда яшәү шартлары белән таныштырганнар.

Балаларга белгечлекләр һәм өйрәнелә торган дисциплиналар, уку процессын һәм практикасын оештыру, укудан тыш эшчәнлек, шулай ук өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында сөйләгәннәр.

Экскурсия ахырында көллиятнең актлар залында студентлар советы вәкилләре оештырган концерт программасы тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International