Тәтеш урманчылыгының Келәр кишәрлеге урманчылыгында урман мастерлары Рөстәм Сикъмәтуллин һәм Линур Сираҗем Тәтеш районының Алабирде урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Кама Тамагы районының Олы Кариле урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен дәресләр үткәргәннәр.
Дәресләр барышында алар балаларга Татарстан Республикасы урман комплексының торышы, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында башкарылган эшләр, «Урманнарны саклыйк» һәм «Татарстанның чиста урманнары» акцияләре турында сөйләгәннәр.
«Дәресләрнең максаты – үсеп килүче буында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, экологик культура һәм экологик проблемаларга карата актив тормыш позициясе формалаштыру иде», – дип аңлатма бирде Рөстәм Сикъмәтуллин.