Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы (алга таба – Министрлык) 2023 елның 2 яртыеллыгында федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышу турында хәбәр итә.
Иҗтимагый фикер алышу хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен бер төрле һәм массакүләм бозуларны аңлату максатыннан үткәрелә.
Иҗтимагый фикер алышу 2023 елның 5 декабрендә Мәскәү вакыты белән 11.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция элемтәсе буенча узачак.
Конференция сылтамасын, идентификаторын һәм паролен алу өчен Министрлыкка gkn.mlh@tatar.ru электрон почтасы адресына язып яки 8 (843) 221-37-29 телефоны буенча шалтыратып белешегез.
Норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен бозу, урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча сорауларны (мөрәҗәгатьләрне), шулай ук искәрмәләрне һәм шәрехләрне әлеге кире элемтә каналларын кулланып җибәрергә мөмкин:
электрон почта адресы: gkn.mlh@tatar.ru;
телефон: 8 (843) 221-37-29;
Министрлыкка язмача мөрәҗәгать итү юлы белән: 420124, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37А.