Тәтеш урманчылыгы белгечләре Рәис Абдрахманов һәм Марат Әмирханов «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргәннәр

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Тәтеш муниципаль районының «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Урманга сакчыл мөнәсәбәт» дәресендә катнашканнар. Аны «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ белгечләре – кишәрлек урманчысы Рәис Абдрахманов һәм урман мастеры Марат Әмирханов үткәргән.

Дәрес барышында Рәис Абдрахманов һәм Марат Әмирханов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге турында сөйләгәннәр. Шулай ук алар Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгы сезоны кысаларында уздырыла торган чараларга, урман янгыннары төрләренә, аларны сүндерү ысулларына һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә дә җентекләп тукталганнар.

Мәктәп урманчылыгы эшенә йомгак ясалган һәм 2023-2024 уку елына бурычлар тикшерелгән.

Рәис Абдрахманов мәктәп укучыларына табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашулары һәм инициативалары өчен рәхмәт белдергән. «Үз эшчәнлегегезгә җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт, сез әйләнә-тирә мохитне саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертәсез», – дигән ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International