«Кошларны ашатыгыз!» акциясе кысаларында җимлекләр буенча XII интернет-конкурсы башланды. Ул 2023 елның 1 декабреннән 2024 елның 24 мартына кадәр үткәреләчәк.
Оештыручы булып «Россия Кошларны саклау берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тора.
Һәр ай саен комиссия тарафыннан һәр номинациядә иң яхшы 5 эш сайлап алыначак. Иң яхшы эшләрнең авторлары бүләкләр һәм электрон грамоталар алачак.
1 нче апрель – Халыкара кошлар көненә жюри әгъзалары тарафыннан конкурс уздырылган һәр айның номинацияләре арасыннан җиңүчеләр сайланачак. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.
Тулырак мәгълүматны конкурс сайтында табып була: https://www.birds-konkurs.ru/