Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы Көнчыгыш Европа урман сынау станциясендә булды.
Анда ул киңәшмә үткәреп, урман фәнен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Шулай ук урманнарны торгызу, урман культураларын тулыландыру һәм санитар-савыктыру чаралары буенча башкарылган эшләргә йомгак та ясалды.
Көнчыгыш Европа урман сынау станциясе «Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механизацияләү фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт учреждениесе филиалы булып тора. Ул 1926 елның 1 октябрендә нигезләнгән.
Станция коллективы хәл иткән төп бурыч – Урта Идел буе территориясендә урман хуҗалыгы алып баруны фәнни яктан тәэмин итү.