ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларында катнашты

2023 елның 2 декабре, шимбә

Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды. Ярышлар «Буревестник» СК базасында узды.

Ярышларда Татарстан Республикасы министрлыкларының, ведомстволарының һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының территориаль структуралары вәкилләре катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасын Тимур Галиев, Артем Николаев, Нияз Имамиев, Инсаф Ихсанов, Илфир Гыйбадуллин, Андрей Атаманов, Илназ Хөсәенов һәм Илмир Хәмдиев тәкъдим итте.

Министрлык белгечләре ТР Хисап палатасы командасына каршы уйнады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физкультура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт гражданлык хезмәткәрләренең физик яктан камилләшүе өчен шартлар тудыру максатында үткәрелә. Быелның башында чаңгы узышлары, җиңел атлетика һәм шахмат буенча ярышлар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International