Лубян урман-техник көллиятендә уку төркемнәренең ир-ат командалары арасында баскетбол ярышлары узган

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районы Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Әйтик, узган атна ахырында көллияттә уку төркемнәренең ир-ат командалары арасында баскетбол ярышлары узган.

Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны 32 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алган. Икенче урында – 21 нче урман хуҗалыгы төркеме, өченчедә – 12 нче икътисадый төркем командалары.

Элегрәк спартакиада кысаларында Лубян урман-техник көллиятендә мини-футбол, өстәл теннисы, волейбол һ.б. буенча ярышлар уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International