ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән «Әлки урманчылыгы» ДКУ яңа җитәкче-урманчысы билгеләнде. Ул элегрәк «Болгар урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары вазыйфасын биләгән Евгений Мулинов булачак.
Учреждениенең яңа җитәкчесен коллективка ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тәкъдим итте. Ул Евгений Мулиновны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.
Евгений Мулинов 1985 елның 21 гыйнварында Татар АССРның Куйбышев шәһәрендә (хәзерге Болгар шәһәре) туган. Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, «урман хуҗалыгы инженеры» белгечлеген алган.
Евгений Мулиновның 17 еллык эш стажы бар. Үзенең хезмәт эшчәнлегендә урман мастеры, урманчы ярдәмчесе, участок урманчысы урынбасары һәм Болгар урманчылыгының Никольск кишәрлегендә участогы мастеры, урманнардан файдалану буенча инженер һәм «Болгар урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары булып эшли.